Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Балалар бакчасында Казахстан кунакларын кабул иттек» - ФОТОЛАР

115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына олы кунаклар – Казахстан делегациясе килде.

– Бакчабызда Чаллы дәүләт педагогия университеты деканы Лилия Садыйкова һәм Казахстан Республикасының Алтынсарин исемендәге Аркалык педагогия институтының өлкән укытучысы Гөлим Мусирова булып китте. Тәҗрибә уртаклашу кысаларында Казахстан коллегаларыбыз Чаллы мәгариф учреждениеләренә йөри.

Кунаклар кече төркемнәрнең берсендә «Белем иленә сәяхәт» дигән дәрес карадылар. Тәрбиячеләр кинетик ком һәм кюизнер таякчалары кулланып эшләделәр.

Кунакларыбызга 7нче һәм 12нче төркем балалары театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. «Язгы планета» исемле музыкаль әкияткә нигезләнгән перчаткалар театры, шулай ук коротышкалар биюе (сабыйлар аякларына курчаклар киеп, театр уйнадылар) кунаклар күңеленә хуш килде. Сүз уңаенда, нәкъ менә театральләштерелгән уен шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда аралашу күнекмәләре, кешеләр белән аралашу сәләте арта. Шулай ук куллар, бармаклар моторикасы эшли, кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын табу осталыгы арта, балаларда социаль күнекмәләр, игелек, кызгану, уңай геройларга теләктәшлек белдерү, фикерләү, фантазия, сөйләм, игътибар, хәтер кебек хис-кичерешләр формалаша. Яшь артистларыбызның бу сәләтләрен кунакларыбыз да югары бәяләде, алар бакчабыздан бик канәгать булып китте. 

Тамара Садыйкова, Ольга Мишина, тәрбиячеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев