Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар бакчалары аерым контрольдә

Роспотребнадзор белгечләре эпидемиягә каршы профилактика чараларының үтәлешен контрольдә тота. Игътибар үзәгендә – сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, медицина оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре.

– Узган атнада Чаллыда тикшерелгән 17 оешманың алтысында кимчелекләр ачыкланган. Алар арасында дүрт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, ике сәнәгать предприятисе. «Железнодорожник», «Агросила Сервис» предприятиеләрендә җиһазларны, инвентарьны тулысынча дезинфекцияләү үткәрелми, эш бүлмәләрендә һаваны зарарсызландыру җайланмалары юк. Балалар бакчаларында исә персоналлар өчен антисептикалар юк, кулларны гигиенасы өчен шартлар тудырылмаган, – диде дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина. 
Наил Мәһдиев муниципаль учреждениеләрдә күрсәтмәләр үрнәк төстә үтәлергә тиеш, диде.
– Балалар булган җирдә таләпләр югарырак булырга тиеш. Сүз гап-гади санитар кагыйдәләрне үтәү турында. Антисептикларга да, кулларну эшкәртү һәм башкалар өчен кирәк булган җайланмаларга да, даруларга да акча бар, – диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы