Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балаларны интернетта эзәрлекләү, мыскыллаудан ничек якларга?

Белгечләр бу күренешнең тискәре яклары булуы, хәтта куркыныч янау ихтималы турында кисәтә.

Беркемгә дә сер түгел, хәзерге заманда балаларның күпчелеге интернетта «утыра». Башлангыч сыйныфларда ук социаль челтәрләрдә үз «битен» ача. Малайлар-кызлар анда аралаша, уйный, күңел ача. Тик белгечләр бу күренешнең тискәре яклары булуы, хәтта куркыныч янау ихтималы турында кисәтә. 
Сүзебез – кибербуллинг турында. Буллинг ул бер кеше яки төркемнең коллективтагы йомшак холыклы кешегә карата үзен агрессив тотуы, физик яки һәм психологик көчләү ысуллары куллануы. «Корбан» исә, гадәттә, үз-үзен яклый алмый. Конфликт бер генә тапкыр түгел, ә системалы рәвештә, «йомшак» кешене кимсетү максаты белән кабатлана. Кибербуллинг төшенчәсе интернеттагы эзәрлекләү, мыскыллау, кимсетү һәм шантажлауны аңлата.
Социаль челтәрләрдә кеше чит исем, фамилия яки фото кулланырга мөмкин. Мондый «анонимлык» аркасында кайберәүләр комментарийларда яки үзара язышуда башкаларны мыскылларга, кимсетергә, башка кешенең аккаунтын «ватып» керергә, ялган аккаунт ачарга, башкалар турында ямьсез, оятсыз сүзләр  таратырга  ярый дип уйлый. Балалар мондый хәлгә тарымасын өчен нишләргә? Кибербуллинг күзәтелгәндә үз-үзеңне ничек якларга? Хокук сакчылары ата-аналарга үз балаларын мондый кагыйдәләр белән таныштырырга киңәш итә.
Агрессорлар белән үзеңне ничек тотарга?
1. Котырту максаты белән язылган хәбәрләргә, комментарийларга җавап язудан тыелырга тырыш.
2. Кабат-кабат язган провокаторларны блокка куй.
3. Таныш булмаган кешеләр белән шәхси язышуга күчмә. 
Шантаж максатыннан акча сораучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Әгәр кемдер синең шәхси мәгълүматларыңны (адресың, паспорт номерың, мәктәбең номерын), кем беләндер язышуыңны, шәхси фотогарфияләреңне интернетка тарату белән янап акча таләп итә икән:
1. Мошенниклар белән язышма. Алар курыккан һәм акча бирердәй кешеләр белән эш итә. 
2. Акча түләмә. Мошенниклар сүзендә торып, шәхси мәгълүматны  бастырмас дигән гарантия юк.
3. Шантаж турында әти-әниеңә, үзең ышанган өлкәннәргә әйт
4. Үзең генә бу ситуацияне хәл итәргә тырышма, шантажны исбатлаучы фактларны, скриншотларны саклап куй һәм полициягә мөрәҗәгать ит.
Интернетта яки мәктәп чатында, дуслар группасында сине мыскыллау, кимсетү очрагы була икән, бу хакта беренче чиратта сине аңлый торган, синең яклы кешегә сөйлә, якыннарың белән аралаш. Ямьсез сүзләр, комментарийлар язучыларга җавап бирмә, син моңа көчеңне һәм вакытыңны сарыф итәчәксең, ә файдасы барыбер булмаячак. Мондый вакытларда сине сөендерә, тынычланыдыра торган эшләреңне искә төшерергә тырыш.
Мәгълүмат «Вестник Киберполиции России» телеграм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш