Балалы гаиләләргә яңа түләү
Моңа кемнәр хокуклы?
2026 елда Россиядә балалы гаиләләр өчек яңа ярдәм чарасы – гаилә салым түләве барлыкка килә. Ул ел саен 18 яшькә кадәрге 2 һәм аннан күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга биреләчәк.
Бу аерым ярдәм, фиксацияләнгән сумма түгел, ә алдан түләнгән НДФЛны кайтару.
Әлеге түләүгә түбәндәге кешеләр хокуклы: Россиядә рәсми төстә эшләүче һәм салым түләүчеләр; алиментлар буенча бурычлары булмаучылар; төбәктә бер гаилә әгъзасына яшәү миниммуы 1,5кә ким булганнар.
Югарыдагы категориягә туры килсә, түләүне ике ата-ана да ала ала. Федераль салым хезмәте НДФЛны узган елгы керем буенча саный. 13 процент урынына 6 процент кулланыла. Аерма гаиләгә кайтарыла.
Гаризаны ел саен 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр «Госуслуги» порталына җибәрергә, МФЦга яисә Социаль фондка илтеп бирергә була.
Берничә фатиры яисә йорты, бакча һәм башка корылмалары, ике яисә аннан артык машинасы, мотоцикл, катеры, зур җир участогы булган гаиләләргә бу ярдәм бирелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев