Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Баланың башын кулына тоткан хатын Казанда калачак...

Ни өчен Үзбәкстанга җибәрелми?

Әлеге канкойгыч фаҗига 2016 елда Мәскәүдә булды. Үзбәкстан гражданины няня Гөлчехрә Бобокулова 4 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, фатирга ут төртеп, сабыйның башын тотып урамга чыга... 
Суд карары белән бу хатынны мәңгелеккә Казанның психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга китерделәр.
Кулга алганнан соң экспертиза Бобокулованы үз гамәлләре өчен җавап бирерлек түгел (невменяемый) дип тапты. 2016 елда аны психиатрия клиникасына мәҗбүри дәвалауга җибәрде. 
Шушы көннәрдә суд яңа карар кабул итте. Бала үтерүче хатын Казан психиатрия хастаханәсендә калачак. Мәңгегә. Аны Үзбәкстанга экстрадицияләмәячәкләр. 
Сәбәбе: туган ягында аны «дәвалаганннан» соң иреккә чыгарырга мөмкиннәр. Ә Казанда ул гомерлеккә контрольдә калачак. 
Башкала хастаханәсендә аның белән бергә тагын 13 чит ил хатыны мәҗбүри дәвалана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд хөкем канкойгыч фаҗига