Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

“Баланың тын юлы капланган, сулый алмый”

Май аенда медиклар шундый шалтырату буенча 12 тапкыр барган

Бәхеткә, мондый очракларда күп кенә ата-аналар беренче ярдәм күрсәтеп өлгерә. Әмма кайчакта экстрен рәвештә хастаханәгә алып китәргә, реанимацион чаралар да уздырырга да туры килә. Балалар күбрәк каты конфетлар, сагыз, чикләвек, вак уенчыклар, тиешсез урында яткан дарулар, конструктор, вак акча, төймәләр белән тыгыла ди табиблар.

Әгәр баланың тын юлы каплана икән – һәр секунд мөһим. Кичекмәстән 103,112 телефон номеры буенча ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.  Беренче ярдәмне өйдә күрсәтергә кирәк. Бала сулыймы юкмы икәнлеген ачыкларга, әгәр ул йөткерә икән, комачауламагыз. Әгәр сулыш алу тукталган булса, 1 яшьтән өлкәннәр өчен Геймлих алымын кулланырга (арттан кочып, кулны кабырга астына куеп, нык итеп басарга), нәниләрнең калак сөякләре һәм күкрәк читлеге арасына суккаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ашыгыч ярдәм