Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласына 1,5 яшь тулгач ук эшкә чыгучы әти-әниләргә пособие сакланачак

Яңа елда нинди яңалыклар көтелә?

1 гыйнвардан илдә халыкның тормышын яхшыртырдай берничә яңа закон үз көченә керә. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында 2024 ел башында нинди үзгәрешләр көтелүе турында әйтте. 

1 январьдән Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка арта. Моны Президент Владимир Путин тәкъдим иткән. Володин әйтүенчә, үзгәрешләр 5 миллион кешенең хезмәт хакына гына түгел, бәлки әле күп кенә пособиеләр, шул исәптән «больничный» күләменә, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиеләр күләменә дә кагылачак. 

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка арта. Шулай ук баласына 1,5 яшь тулгач ук эшкә чыгучы ата-аналарга бала карау буенча пособие сакланачак. 

Моннан тыш, кайбер башка законнар: мәшгульлек турында (яңа кыенлыклардан чыгып, дәүләт ярдәме чараларын җайга салуны күздә тота); ана капиталына кагылышлы кайбер үзгәрешләр: аны алучыларның исемлеге аныкланачак (Россия гражданлыгына ия булучылар, шулай ук яңа төбәкләрдә яшәүчеләр), акчадан файдалану максатлары, шулай ук индексацияләү (1 февральдән); срогын билгеләмичә генә кредит каникулын алуга хокук турында; кайбер очракларда НДФЛ түләүдән азат итү турында; балаларның товарлары өчен НДСның ташламалы ставкасы турында;  социаль һәм салым «вычет»лары күләмен арттыру турында; гражданнарның озак срокка салып куелган саклык акчалары программасы турында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы