Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Баласына отвёртка белән суккан ир-ат өске каттан егылып төшкән

Ир-ат һәлак.

Фаҗига 35 комплекстагы фатирларның берсендә була. Аерылган 42 яшьлек ир-ат хатыны һәм ике баласы яшәгән өйгә килә. Аның килүе һәрвакыт тавыш-гауга белән тәмамлана торган була, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Бу юлы ишекне 16 яшьлек кызы ача. Ул шундук әнисенә шалтырата. Ачулы ир-ат кесәсеннән отвёртка чыгарып, кызының яңагына һәм башына суга. Аннары тугызынчы каттан егылып төшеп һәлак була. 

Кайтып җиткән элеккеге хатыны урынга ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Фаҗига нечкәлекләре ачыклана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев