Бармагы блендерда кысылган
Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.
Биектау районының Шигали авылында коткаручылар бер хатынга ярдәм иткән. Аның бармагы блендер эчендә кысылып калган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 44 яшьлек хатын-кыз кулын мөстәкыйль рәвештә азат итә алмаган, чөнки җайланманың металл пычагы аның бармагына кергән. Чакыру буенча килгән белгечләр слесарь инструменты ярдәмендә блендердан бармагын сак кына чыгарганнар. Шуннан соң зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев