Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баш табиб кызлары белән бергә сайлауга барды

«Мин Россия Президентын сайлауда катнаша алуым белән горурланам», - диде ул.

Соңгы елларда Россиядә, Татарстанда, Чаллыда сәламәтлек саклау өлкәсенә хөкүмәт тарафыннан игътибар артты. Нәтиҗәдә югары технологияле медицина җиһазлары белән җиһазланган хастаханәләр барлыкка килде. 

- Чаллыбызда да уңай үзгәрешләр күп. Заманча онкология үзәге барлыкка килде. Кама аръягы халкына югары квалификацияле ярдәм күрсәтүче йогышлы авырулар хастаханәсе быел тулысынча капиталь ремонтланып бетәчәк. 2024 елда поликлиникаларга,  шул исәптән сугыш ветераннары госпиталенә ремонт ясалачак. Бишенче хастаханәнен яңа бинасының проект-документация эшләре тәмамланып, төзелеш башланыр дип ышаныбыз. Бу эшләрне Россия, Татарстан җитәкчеләре ярдәменнән башка башкарып булмый. Алар Чаллыга даими ярдәм итәләр. Илебездә башка өлкәләрдә дә уңай үзгәрешләр күп, алар киләчәктә дә дәвам итсен өчен мин Россия Президенты өчен тавыш бирдем", - ди Чаллының сугыш ветераннары госпитале  баш табибы, шәһәр Советы депутаты Резидә Мавзютова. 

Ул илебез өчен мөһим сәяси вакыйгада кызлары белән бергә катнашты. Аның игезәк кызлары Алия белән Лилия әниләре юлыннан киткән. Кызлар Казан Дәүләт медицина университетында табибка укыйлар.  

"Илебезнең киләчәгенә тәэсир итә алырлык мөһим вакыйгада катнаша алуыбыз белән горурланам", - диде Резидә Мавзютова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентын сайлау #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз