Баш табиб тоткарланган
Нидә шикләнелә?
Түбән Кама районы үзәк хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев тоткарланган. 40 яшьлек табиб төнне тикшерү изоляторында үткәргән.
Кичә сәламәтлек саклау учреждениесендә тентү булган. Җинаять эшен ТР Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча икенче бүлеге кузгаткан.
Якынча мәгълүматлар буенча җинаять эше «вазыфаи вәкаләтләрне арттырган өчен» маддәсе буенча ачылган. Вәлиев хастаханәгә җиһазлар алуда откан «Полимек» һәм «Трейдсервис» компанияләренең мәнфәгатьләрен яклауда шикләнелә. Әмма бу компанияләр бурычларын тулысынча үтәмәгән.
Вәлиев 2008-2013 елларда Питрәч районы үзәк хастаханәсендә табаиб-уролог булып эшләгән. 2019-2022 елда республика клиник хастаханәсендә операция бүлеге мөдире, 2023 елда Түбән Кама район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев