Башкортстан авылын су баскан
Авылда гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Архангельск районының Азово авылында Инзер елгасының кисәк күтәрелүе нәтиҗәсендә йортларны су баскан. Иртән үк 103 кеше эвакуацияләнгән, аларның 20се - балалар. Вакытлыча тоту пунктында 80 кеше һәм 17 бала урнаштырылган. Халык барлык кирәкле, шул исәптән кайнар азык белән тәэмин ителгән.
Су басу белән көрәшкә 90 кеше һәм 39 берәмлек техника җибәрелгән. Пилотсыз очкычлар ярдәмендә якынча 300 метр аралыкта бөке булуы ачыкланган. Бозны шартлату мөмкинлеге турында мәсьәлә хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев