Бастрыкин балага эт ташлану буенча җинаять эшен контрольгә алды
Фаҗига шимбә көнне булды.
16 майда Түбән Камада фаҗига булды. Бультерьер токымлы эт ишегалдында кызга ташланган һәм аңа җитди җәрәхәтләр ясаган. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү оештырды, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян салу турында җинаять эше кузгатылды.
Тикшерүчеләр агрессив хайван хуҗасының шәхесен ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул тикшерү изоляторында.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев әйтүенчә, бала Чаллының КДМЦсында тиешле медицина ярдәме ала. Шәһәр җитәкчелеге баланың гаиләсенә ярдәм чаралары күрсәтәчәк.
Россия Тикшерү комитеты башлыгы РФ Александр Бастрыкин Түбән Камада кузгатылган җинаять эшен тикшерү турында доклад сорады. Бу эшне контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев