БДИгә нәрсәләр алып керергә ярый?
Рособрнадзор ачыклык кертте.
Бердәм дәүләт имтиханына чыгарылыш сыйныф укучысы үзе белән шоколад, банан, йогырт һәм бер шешә газсыз су алып керә ала. Рособрнадзор хәбәр итүенчә, газлы эчемлекләр ярамый, чөнки, шешәне ачканда, суы ташып, имтихан материалларына зыян салырга мөмкин.
Шулай ук имтихан тапшыручылар, башкаларга комачауламаслык итеп, тамак ялгый да ала. Тик азык-төлек төрелгән әйбердә биремнәрне үтәүгә бәйле бернинди дә «шпаргалка» булмаска тиеш.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев