Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИны бетерерләрме?

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, БДИ кертелгәннән бирле аны гамәлдән чыгарырга кирәк дигән чакырулар яңгырый.

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бетерүгә чакыруларга карата үз фикерен белдерде.  Бу хакта ул РИА Новости белән әңгәмәсендә сөйләде.

Музаев, БДИны гамәлдән чыгарырга чакыруга җавап биреп, имтиханны объектив дип атый. Белгеч сүзләренчә, соңгы арада БДИның әзер җаваплары таралу очраклары теркәлмәгән.

“Имтиханны үткәрүнең  объективлыгы турында без бер генә белгечнең дә искәрмәләрен ишеткәнебез юк. Хәтта Бердәм дәүләт имтиханын җене сөймәгәннәрдән дә”, – ди Музаев.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, БДИ кертелгәннән бирле аны гамәлдән чыгарырга кирәк дигән чакырулар яңгырый. Әмма 2013-2014 еллардан бирле бер генә тапкыр да имтиханның әзер җаваплары  алдан таралу очраклар теркәлмәгән, ә имтиханны үткәрүдә контроль көчәя генә. Музаев шуны да өсти: БДИга каршы чыгучылар аңа алмашка бернинди альтернатива  тәкъдим итми, алар бары тик “БДИ начар” дигән сүзләр сөйли, дип хәбәр итә https://omet-rb.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев