Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгечләр Татарстанда Covid-19 авыруыннан көненә 200 кеше үлүе ихтимал дип фаразлый

Белгечләр фаразлавынча, авыруның иң югары ноктасы 27 майга туры килергә һәм барлыгы 25 мең чамасы кеше авырырга мөмкин.

Экспертлар фикеренчә, Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясе белән авыруның иң югары ноктасы агымдагы елның 27 маена туры киләчәк, ә Covid-19 белән көненә 200гә якын кеше үләргә мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-хәл итү юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев шундый фаразларын әйтте.

«Без инфекция хәзерге вакытта үсеш алган илләр буенча статистиканы гомумиләштердек. Аны аеруча авыр кичерә торган 10 илне сайлап алдык. Шуңа нигезләнеп, авыру таралуның үсешен фаразлый торган модель төзедек. Әлеге модельне Россиядә һәм Татарстанда хәзерге вакытта булган мәгълүматларга карата кулландык. Башта без берничә сценарий ясадык, хәзер без авыру таралуның үсеше бара торган бер сценарий буенча эшлибез», — диде Федор Селезнев.

Әлеге вакытта булган модель буенча республикада авыруның иң югары ноктасы 27 майга туры киләчәк, дип өстәде ул. Әгәр гражданнар үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәсә, 25 меңгә кадәр кеше бер үк вакытта Covid-19 белән авырырга мөмкин, ә иң начар сценарий буенча авыручылар саны 300 меңгә кадәр җитүе ихтимал.

«Без авыруның иң югары ноктасында Татарстанда көн саен 200 гә якын кеше үлүе ихтимал дип исәпләдек. Мондый төрдәге модельләрне төзү өчен кош гриппы һәм шуңа охшаш авырулар эпидемиясе буенча үткәрелгән тикшеренүләр базасы төп күрсәткеч булып тора. Сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне киметергә һәм авыруны киметергә мөмкинлек биргән фактор — ул социаль дистанция, ягъни без хәзерге вакытта булган халәт», — дип йомгаклады белгеч.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа типтагы коронавирус Covid-19 белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән кайткан гражданнар өчен 1187 урынга исәпләнгән җиде оешма әзерләнгән.

 

Фото: Владимир Васильев 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев