Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгечләр коронавирус кичергәннәрне куркыныч авырулар көтәргә мөмкин, ди

Моны алар махсус тикшерү үткәреп ачкылаганнар.

Көньяк Калифорния университеты белгечләре белдерүенчә, коронавирус белән авырган кешеләрдә йөрәк өянәге, инсульт куркынычы икеләтә арта. Моны алар махсус тикшерү үткәреп ачкылаганнар. 

Коронавирусның кан тамырлары системасына һәм йөрәккә зыяны хакында Россия табиблары да искәрткән иде инде. 

«Әлеге инфекциясе вакытында организмда системалы ялкынсыну башлана һәм бу процесс тромблар хасил булуга китерә. Без коронавирустан дәвалана алсак та, кан тамырларындагы ялкынсыну әле бик озак сакланырга мөмкин», - дип аңлаткан иде алар.

Моннан тыш, коронавирус белән авырганнар арасында шикәр чире дә барлыкка килергә мөмкин. Икенче, өченче һәм дүртенче кан төркеме ияләре – бигрәк тә куркыныч астында. Шуңа да белгечләр йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләргә инфаркт һәм инсульт куркынычын киметү өчен тикшеренергә һәм дәвалану курсын узарга киңәш итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев