Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Бензинны номерга карап саталар

«Татнефть» ягулык салу станцияләрендә бензинга бәяләр түбәнрәк булу сәбәпле чиратта 15әр, 20шәр машина тора.

ТАИФ-НКда башта ягулыкны канистрларга салырга рөхсәт иттеләр, хәзер исә бер машинага 30 литр чикләү керттеләр. Irbis челтәрендә чикләүләр юк, тик 92ле бензинның литры 75 сум, дизельнеке – 99 сум. Гомумән алганда, чират булмаган урыннар бар, тик аларда бәя югары.
РФ вице-премьеры Александр Новак ягулык базары буенча киңәшмә үткәрде, энергетика министрлыгына һәм нефть компанияләренә төбәкләрдә тотрыклылык өчен чаралар күрергә кушты. Хөкүмәт инде 10 ел тыелган, составында күкерт күп булган «Евро-3» бензинын чыгаруга рөхсәт бирде, шулай ук биржада бензин сату нормативын 15 проценттан 10 процентка кадәр киметте. Моннан тыш, Федерация Советы бензинны башка компонентлар белән катнаштырганда акциз салымын чигерү турында Салым кодексына төзәтмәләрне раслады, ә Россия нефть продуктларын импортлау мөмкинлеге буенча сөйләшүләр алып бара.
Ягулык сатуга чикләүләрне инде 40тан артык төбәк кертте. Кайбер  өлкәләрдә бензинны автомобиль номерларына бәйләп саталар: так даталарда номеры так булган машиналар, җөп даталарда җөп санлы машиналарга хезмәт күрсәтелә. Атна эчендә Россиядә бензин, Росстат мәгълүматлары буенча, 1,61 процентка кыйммәтләнде, Татарстанда уртача бәя 67,92дән 68,89 сумга кадәр үсте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин бәя акча арту азс