Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер атна эчендә 70 кеше талпаннан зыян күрде

Күбесе шәһәрдән читтә эләктергән, ди Роспотребнадзор белгече.

Чаллыда талпаннан зыян күрүчеләр саны кимеми. Бер атна эчендә Чаллыда 70 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларның 21е – балалар. 

“Зыян күргән шәһәрдәшләрнең күбесе, 42 кеше, ерткыч бөҗәкне шәһәрдән читтә эләктергән. 13 кеше урманнан алып кайтса, калганнары – бакчаларыннан”, - ди Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге баш белгече-эксперты Ромил Аксаков. 

Талпаннарның хәзер актив чоры. Алар кеше сәламәтлегенә җитди зыян салырга мөмкин. Талпаннар тараткан барлык инфекцияләр арасында кеше өчен хәвефле җиде инфекция бар: энцефалит, боррелиоз, эрлихиоз, талпанның кире кайту тифы, туляремия, бабезиоз һәм таплы бизгәк. Бу авыруларның барысын да бер билге берләштерә – алар үзәк нерв системасына зыян сала, инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа белгечләр алдан куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш итә. 

Урман, парк, бакчаларда йөргәндә каплаулы өс-киеме кияргә, репеллентлар кулланырга кирәк. Талпан кадалган очракта кичектермичә яшәү урыны буенча шифаханәгә мөрәҗәгать итү сорала. Талпанны үзеңә тартып чыгарырга ярамый. Бу аның башы һәм кадалган борынының ярада калуына китерәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев