Бер атнада өч җиңү
Яңалыклар тасмасы

Бер атнада өч җиңү

2 нче гимназиянең «Тылсым» театр студиясе Россия һәм республика бәйгеләрендә җиңде.

Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназиядә эшләп килүче "Тылсым" театр студиясенә йөрүче кечкенә артистлар узып баручы атнада әти-әниләрен, укытучыларын сөендерделәр. Малайлар һәм кызлар өч конкурста җиңү яуладылар.

Яшь башкаручыларның "Йолдызлы көз" республика фестиваль конкурсында "Сак-Сок" бәетенә нигезләнеп, күрсәтелгән  "Ана каргышы" спектаклен күрсәтеп Гран-прига лаек булдылар.

Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Лилия Гыйматдинова әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән шигъри-музыкаль композиция белән "Тылсым"лылар "Бөркетләр очарга өйрәнә" дүртенче Бөтенроссия патриотик фестиваль-конкурсында 716 катнашучы арасында беренче дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар.

"Театрның яше юк" республика бәйгесендә нәни артистларның гаилә кыйммәтләренә багышланган чыгышын да жюри югары бәяләде: Чаллы укучыларына икенче урын бирелде.

"Бу җиңүләргә укучыларыбызның тырышлыгы, әти-әниләрнең һәм гимназия укытучыларының ярдәме белән ирештек", - диләр "Тылсым"ның укытучылары, Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Садыйкова.

Укучылар остазлары белән Казанның истәлекле урыннарында сәяхәттә дә булганнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Гран-При Җиңүчеләр Театр мәдәният

Нет комментариев