Бер ир-ат экскаватор чүмече астында калып вафат булган
Аңа 34 яшь булган.
Татарстанда ир -ат экскаватор чүмече астында калып вафат булган. Фаҗига
Мамадыш районы Грахань авылы янындагы кырда килеп чыккан. Төзелеш оешмасы хезмәткәре монтаж эшләре алып барганда
экскаватор чүмече астында калган. Ул хастахәнә юлында вафат булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир тимер аслыкларны сүткәндә, экскаваторчыдан бер аслыкны чүмече белән күтәрүне сораган. Шул вакытта чүмеч үзеннән-үзе фирма хезмәткәре өстенә килеп төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев