Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер көндә 32 тешен алдырган хатын-кыз өенә кайтып үлгән

Ире «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар коткарып кала алмаган.

Вакыйга Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәр округының Герцен исемендәге бистәсендә була. Мәрхүмәнең улы сүзләренчә, аның әнисе имплантлар урнаштырырга җыенган, шуңа күрә Мәскәүдәге стоматология табибларына мөрәҗәгать иткән. 12 октябрьдә аның 32 тешен алганнар, ә соңыннан өенә кайтарып җибәргәннәр, дип яза «Известия».

Тикшерү мәгълүматлары буенча, табиб 59 яшьлек Маринаның барлык 32 тешен дә бер көндә суырып алган. Беренче тәүлекләрдә ул үзен яхшы хис иткән һәм сәламәтлегенә зарланмаган, ләкин аннары ваннага кереп аңын югалткан һәм җан биргән. Ире «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар коткарып кала алмаган. Тикшерү фаразларының берсе буенча, хатын-кызның йөрәге түзмәгән. Аның иреннән дә сорау алалар.

РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе («Үтерү») һәм РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе («Саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев