Бер тәүлектә - ике штраф
Дәүләт торак инспекциясе судка бирергә әзерләнә.
«Электротехниклар» идарә итү компаниясе директоры бер көндә ике тапкыр штрафка тартылды. Сәбәбе йортлар кышка әзер түгел. Штраф күләме – 100 мең сум.
Чаллы торак инспекциясе хезмәткәрләре №16/2 и №18/01 йортларын тикшерделәр һәм инженерлык челтәрләренең салкыннар вакытында эшләргә әзер булмавын ачыкладылар.
Беренче йортта подвал көнкүреш чүп-чары белән тулган. Анда су булганы да ачыкланды.
Икенчесен тикшерү барышында подвалны су баскан. Инспекторлар җылылык торбаларында коррозия тапканнар. Подъездларда стеналардан буяу коелып тора, чүп үткәргеч торба юылмаган, баскыч мәйданчыклары яктыртылмаган.
Ике очрак буенча «Электротехниклар» идарә итү компаниясе директорына 100 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
ТР Дәүләт торак инспекциясе кайбер йортларны лицензия реестрыннан чыгару яисә идарә итү компанияләренең лицензиясен алу буенча судка материаллар әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев