Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бергәләп кар көрәделәр

Шәһәр урамнарын кардан чистартуда һәр кеше катнаша ала.

Бу атна карга каршы көрәш белән истә калыр, мөгаен. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдиме белән Үзәк районда кар десанты оештырылды.

Бүген педагогия, политехника һәм сәүдә-технологич көллиятләре студентлары белән 18нче һәм 35нче мәктәп укучылары - барлыгы 150дән артык кеше Гренада паркын, Төзүчеләр һәм Октябрьнең 60 еллыгы бульварларын кардан чистартты.

Иҗтимагый киңлекләрне кардан һәм боздан чистарту эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Үзәк район хакимияте теләгән һәр кешене саф һава сулап, ишегалларын, балалар бакчалары һәм мәктәп яннарын кардан чистартырга чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кардан чистарту торак коммуналь хуҗалык