Концерт та карадылар, яшьлекләрен дә искә алдылар
Чаллының 7нче комплексында ишегалды бәйрәме узды.
Октябрьгә 60 ел бульварында (7/21 комплексы) ишегалды бәйрәме үтте. Чарада "Энергетик" мәдәният йорты артистлары Лилия Букеева, Александр Тарасов, Марселия, Илгиз Закиров, Динә Гарифуллина, Нияз Хаматшин катнашты. Бәйрәмне алып барган Гөлзада Рзаева җыелганнарга Чаллы турында сөйләде, хәтта артистларга кушылып җырлады.
- Безнең Чаллыда матур традицияләр күп. Шундыйларның берсе - ишегалды бәйрәме. Без аны күршеләр бәйрәме дә дибез. Форсаттан файдаланып, шәһәрне төзегән ветераннарыбызга рәхмәт әйтәм. Чаллыбыз үсә, матурая, яшелләнә бара. Монда сезнең дә әйтеп бетергесез хезмәтегез кергән, - дип сөйләде бәйрәмгә килгән Үзәк район җитәкчесе Эдуард Фәттахов.
7 комплексның күзгә күренеп үзәрүендә ТОС рәисе Дөррия Ризатдинованың өлеше зур. Ул республика гранты яулап, комплекста яшәүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырды. Балалар мәйданчыгы, ял итү урыннары булдырды, хәтта машиналар кызу йөрмәсен өчен ясалма киртәләр дә куйдыртты. Башкарылган эшләр санап бетергесез. Шәһәребез активисты Дөррия Вагизовна Казанга күченеп китте. Әмма яраткан шәһәре турында онытмый. Бәйрәмдә аны һәм Чаллы төзелешендә көч куйган шәһәрдәшләрне котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев