Безне тагын 6 көнлек эш атнасы көтә
Яңалыклар тасмасы

Безне тагын 6 көнлек эш атнасы көтә

Кыска эш көне дә булмаячак.

Россия халкы 23-29 декабрь атнасында алты көн эшләячәк, чөнки шимбә, 28 декабрьдәге ял көне дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелде, елның соңгы эш көне кыска эш көне булмаячак. 

Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. 31 декабрь бу көнгә быелның 7 гыйнварындагы ялны күчергәннән соң ял көне булды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев