Безнекеләр “Тантана”да җиңделәр
27 март Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында тантаналы чара үтте. Анда Чаллы театрлары артистлары да катнашты. "Мастеровые" һәм Чаллы дәүләт курчак театры аерым номинацияләрдә җиңделәр. Курчак театры Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Сак-Сок" спектакле белән "Ел вакыйгасы" дип табылды. Рус телле театрның татар телендә спектакль кую чыннан да...
Чаллы татар дәүләт драма театры да "Тантана"да мәртәбәле урын яулады. Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов "Ышаныч һәм хөрмәт" номинациясендә җиңде. Яр Чаллы татар дәүләт драма театры быелгы һөнәри бәйрәмне зур уңышлар белән каршы алды. Коллектив Мәскәүгә гастрольгә барып кайтты. Илебез башкаласында яшәүче милләттәшләребез "Язмыш сынавы" һәм "Корт" спектакльләрен бик җылы кабул иткәннәр.
30 мартта коллектив кабат Чаллы тамашачысын сөендерергә җыена. Бу көнне театр бинасында Мостай Кәримнең данлыклы "Ай тотылган төндә" спектакленең премьерасы була. Аннары коллектив театрга зур уңыш китергән "Язмыш сынавы" спектакле авторы Зифа Кадыйрованың чираттагы әсәрен сәхнәләштерергә җыена. Аның режиссеры - Чаллы театрында эшләп киткән артист һәм режиссер Илфат Камалиев.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев