Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең бабабыз – Герой!

Советлар Союзы Герое исемен алырга бәхетсез очрак комачаулый.

Безнең бабабыз – 1910 елда Менделеевск шәһәрендә туган Әхмәтгәрәев Шәрифҗан Әхмәтгәрәй улы. Ул безнең ерак бабабызның әтисе. Утыз яшендә – 1940 елның 17 январендә аны фин сугышына алалар. 1942 елда Бөек Ватан сугышына. Фронтта 452 нче противотанковый  частьтә элемтәче була. Совет солдатларының немец илбасарларын тар-мар итүендэ аның һичшиксез өлеше зур. Шәрифҗан бабай Днепр елгасын кичкәндә хәрби гаскәрләр арасында элемтә тотудагы уңышлары өчен командирларының мактавына ирешә. Хәтта аның әти-әнисенә фронттан Рәхмәт хаты да килә. Бүген ул хат Менделеевск шәһәренең 11 мәктәбендә сугышчан Дан музеенда саклана. Аеруча жаваплы заданиене үтәгәч бабабызны командиры Советлар Союзы Герое исеменә дә тәкъдим итмәкче була. Тик аларның блиндажына мина төшеп, командирның гомере өзелә. Ә бабабыз каты яралана. 

Азат һәм Азалия Әхмәтгәрәевлар. 60 нчы мәктәп

#МойГеройМояСемья #ГероиПобеды #ДеньПобеды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев