Бүген, Хәтер көнендә, Яр Чаллыда автобуслар хәрәкәте оештырылачак
Яңалыклар тасмасы

Бүген, Хәтер көнендә, Яр Чаллыда автобуслар хәрәкәте оештырылачак

25 сентябрьдә шәһәр зиратларында Хәтер көне узачак.

Чаллылылар зиратка барып туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, 07:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр автобус хәрәкәте оештырылачак. 
Аз сыйдырышлы автобуслар 15-20 минутлык хәрәкәт интервалы белән түбәндәге маршрут буенча йөриячәк: - «Океан» кибете» тукталышы – Минзәлә тракты, 29К, «Молодежное»  зираты.
Зур сыйдырышлы автобуслар 30 минутлык хәрәкәт интервалы белән маршрут буенча йөриячәк: 
– «Пединститут» тукталышы – «Электротехников» тукталышы –  «Орловское кольцо» тукталышы
 Минзәлә тракты 29К,  –  «Молодежное» зираты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи хәтер көне

Нет комментариев