Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бизнессыз калган «Гараж 500» эшмәкәрләренә 48 млн сумлык кредит биргәннәр

Тагын 12 эшмәкәр гаризасы каралуда.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә "Заритал" (Гараж 500") агросәнәгать паркында янгын нәтиҗәсендә зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү турында сөйләделәр. 

Исегезгә төшерәбез, барлыгы 92 эшмәкәр бизнессыз калды. Аларның 67се - шәхси эшмәкәр, 14е - юридик зат, 4се - үзмәшгуль, 7се - физик зат. 

"Ярдәм сорап барлыгы 36 эшмәкәр мөрәҗәгать итте. 15 эшмәкәргә 48,8 млн сум күләмендә ташламалы займ бирелде. Тагын 9 эшмәкәргә 30 млн. сумлык кредит бирү планлаштырыла. 12 гариза карауда", - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.  

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов "Гараж 500" хуҗасы белән дә очрашкан. Зыян күргән эшмәкәрләргә 3 айга аренда каникуллары бирү турында карар кабул ителгән.

"Гараж 500" эшмәкәрләренә кулай бәядән буш аренда мәйданнары да тәкъдим итәләр. Алар Арзан, Алан, Глобус, Яр, Панорама, Деметра сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Моннан тыш, шәһәр Советының чираттагы сессиясендә җир һәм милек салымнарын түләүне кичектерү буенча сораулар каралачак. 

"Нәтиҗәләр бар. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Элек электән янгында зыян күргәннәргә ярдәм иткәннәр. Чаллыда да бу практика дәвам итәчәк. Иминиятләштергәнме, юкмы. Бернәрсә дә юк! Янып беткән. Акыл өйрәтүчеләр күп булыр. Эшләргә, ярдәм итәргә кирәк. Шәһәрдә янгыннар да, шартлаулар да булды. Күрмәдек түгел. Мондый вакытта ярдәм итә белергә кирәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Тиз арада ярдәм чаралары күрелде. Бирелүче кредитларның 70 процентын залог итеп республика үз өстенә ала", - ди мэр Наил Мәһдиев. 

Сәүдә-сәнәгать палатасында (ТПП) эшмәкәрләрне кабул итү дәвам итә. Оператив штаб сәгать 9:00дан 19:00гә кадәр эшли. Кичке 17:00дән 19:00гә кадәр Фәрид Сәлахов кабул итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев