Бүләк отасың килсә
Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Аңа 30 ноябрьдә нәтиҗә ясала. Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланды. Анда Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан иде. Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк - 53 меңнән дә артып китә. Август-ноябрь айларында гына...
Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Аңа 30 ноябрьдә нәтиҗә ясала. Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланды.
Анда Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан иде.
Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк - 53 меңнән дә артып китә. Август-ноябрь айларында гына да аларның 63,3 мең татарстанлыны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәткәнлекләре мәгълүм. Бу этапта Тукай, Теләче, Арча һәм Балтач районнары аеруча актив.
Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Балларын истәлекле бүләкләргә - рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, мәктәп формасына алыштырырга мөмкин булачак.
"IT-чемпион" бәйгесендә мәктәп укучылары белән беррәттән, өлкәннәр дә катнаша ала. Татарстан дәүләт порталыннан кулланган һәр кешегә махсус баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган татарстанлылар смартфон, планшет ота яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтара ала. Бу номинациядә конкурс 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче урын яулаган кешегә IPhone 6S смартфонын вәгъдә итәләр. Икенче-өченче урыннарны алучылар планшет белән бүләкләнәчәк. Ә 4-6 урыннарны алганнарга торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары кире кайтарыла. Тик бу сумма 10 мең сумнан артырга тиеш түгел. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрьгә тәгаенләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев