Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Динә Вәлиева: «Илүсә – марионетка ул»

Дубай блогерларыннан алданган туристларга Чаллы кызы ярдәмгә алынды.

Газетабызның узган саннарында Казаннан Дубайга күченеп киткән блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевларларның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзан бәядән турлар тәкъдим итеп, акча җыеп, халыкны алдаулары турында язган идек. Чаллыда алданган кешеләргә ярдәм итәргә блогер, косметолог Динә Вәлиева алынды. Ул Дубайга акча күчереп алданган кешеләрне бер төркемгә җыя, аларга адвокат табарга да булыша. Без Динәнең үзенә чыгып, ни өчен бу эшкә тотынуы турында сөйләштек. 

– Мин, беренче чиратта, блогер. Социаль челтәрдәге язылучыларым алдында үземне җаваплы тоям һәм, мөмкинлек бар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Башта Казанда яшәгән, аннары Дубайга киткән блогерлар Илүсә белән Раушанны үзем дә беләм. Гарәп Әмирлекләренә яшәргә киткәч, алар нәрсә белән генә шөгыльләнеп карамадылар. Әмма Дубайга бик арзан турлар сатып ятулары миндә генә түгел, меңләгән кешедә сорау уятты. Дөресен генә әйткәндә, Илүсә арадашчы гына. Анда барысы белән дә үзен «Сенсей» дип йөртүче Гөлназ исемле ханым идарә итә. Илүсә белән Раушан шул Гөлназның кулына килеп эләккән курчаклар. Үз вакытында алар Гөлназ алып барган «Үсеш ноктасы» («Точка роста») дип аталган курсларга килеп эләккәннәр иде. Шуннан барысы да үзгәрде дә инде. Алар мөселманча киенеп йөри башладылар, намазга бастылар. Гөлназның сүзләре һәм кушуы буенча яши һәм сөйли башладылар. Моны мин генә түгел, башка блогерлар да сизде. Илүсә үзе дә башка блогерлар белән аралашудан баш тартты, зомби булып, кеше әйтүе буенча яши башлады. 

Соңыннан, февраль аенда, «Үсеш ноктасы»н оештыручылар бөтенесе бергә Дубайга күченеп китте. Казандагы бар әйберләрен, фатирларын, машиналарын саттылар. Ярар, китсеннәр, сатсыннар да ди. Аларның эше. Әмма алар, сез дә шулай эшләгез дип, подписчикларын үгетли башладылар. Минем язылучыларым шул вакытта ук миңа сораулар яудыра башлады. Илүсә белән Раушан кебек фатирларын сатып, Дубайга күченеп китәргә әзер булучылар да бар иде бит! Тур алырга теләүчеләр дә миңа күп сораулар бирделәр. Илүсә белән Раушанга ышанырга ярыймы? Алданмабызмы? Билетларның шундый арзан булуы хакмы? Бу сорауларны мин, әлбәттә, игътибарсыз калдыра алмадым. Ул вакытта үземнең блогта дүрт сәгатькә сузылган туры эфир үткәрдем. Аллаһка шөкер, эфирны меңләгән кеше карады, якыннарына һәм туганнарына җибәрделәр. Нәтиҗәсе – Илүсә белән Раушан артыннан Дубайга күченеп китмәделәр.

Яшермим, Илүсә белән Раушанны күзәтеп бардым. Аннары үзләренә дә: «Мин сезгә кагылмыйм, әмма язылучыларыгызны алдамагыз. Ул-бу була калса, мин түзеп тормыйм, бөтен җиргә таратам», – дидем. Бу вакыт килеп җитте – алар Дубайга арзан турлар сата башладылар. Башта мин күзәтеп кенә тордым. Хәтта 35-40 мең сумга беренче турлар чыккач та, бу туристларны күбрәк җәлеп итәр өчен генә эшләнелә дип уйладым. Дубайга тур алай гына тормый! Ә Илүсә Казандагы фатирын саткан иде, мин аларның акчалары барлыгына ышандым. Һәм, үзләренә кыйбат чыкса да, клиентлар җыяр өчен генә эшлиләрдер дип уйладым. Үзем дә бизнес кешесе, эш башлаганда үз акчаңны кертмичә булмый. Ярар, беренче турлар 35 мең сум булсын ди, тик алга таба бу сумма күтәрелергә тиеш иде. Ә монда, киресенчә, турлар арзаная барды. Илүсә белән Раушан үзләренең блогларында «Сез сатып алган турларның 70-90 процентын без үзебез түлибез. Без кешеләрнең күбрәк булуын һәм матур итеп ял итүләрен телибез!» дип язганнарын күргәч, мин инде барысын да аңладым. Болай була алмый бит! Йөзләгән кешегә тур сатып алырга аларның акчалары юк, алар аның хәтле бай түгел! Бу – кеше алдалау! 

Моны, әлбәттә, болай гына калдыра алмадым. Һәр көнне үземнең язылучыларым да миңа мөрәҗәгать итте. Илүсә белән Раушаннан тур сатып алып, Дубайга оча алмыйча калган кешеләр дә көннән-көн күбәя барды. Шуннан соң Телеграм-каналда Дубайга тур алып алданган кешеләр өчен төркем булдырдым. Бүгенге көнгә зыян күрүчеләр 915 кеше, ә блогерларга күчерелгән акча – 24 миллион сумнан артык. Болар бит әле зыян күрүчеләрнең барысы да түгел, нибары 30 процент тирәсе, дәшми утырган кеше нихәтле! Күпләр кеше белүдән курка, алданганыннан ояла. Тур өчен күчергән акчаларын күп түгел дип санаучылар да бар. Ярар, хәер булсын, диләр.    

Әле шунысы бар: кемдер һаман ышана, мин акча түләдем, барыбер Дубайга очачакмын дип көтә. Турлар булмаячак – кеше шуны аңласын иде. Илүсә белән Раушанның бүген тур оештырырга акчалары юк. 

Хәзерге вакытта тур «оештыручыларга» карата җинаять эше кузгатылган. Полиция зыян күрүчеләрдән гаризалар кабул итә. Мондый гаризаларның барысы да җинаять эшенә «тегелеп» барачак. Аннары шунысы бар: гаризалар да күбрәк керсә, бу зыян күрүчеләр өчен файдага булачак. Бөтенебез бергә җыелганда гына дөреслекне табып булачак. Әлеге җинаять эше белән танылган адвокат шөгыльләнә, безгә Татарстанның гына түгел, Россиянең дә танылган блогерлары теләктәшлек белдерә. Без капчыкта ятмый! Дөреслек барыбер өскә калкып чыгачак, – дип сөйләде Динә Вәлиева.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев