Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Илүсә: «Миңа оятмы? Әйе ди менә! Хәзер!»

Казаннан Дубайга яшәргә күченеп киткән татар блогерын хәзер оятсызлыкта гаеплиләр.

Бар нәрсәләрен сатып Дубайга күченеп киткән ирле-хатынлы блогерлар Илүсә белән Раушан Миңнегалиевлар тирәсендә тагын шау-шу. Интернет киңлекләрендә аларның туристлар белән ни рәвешле сөйләшүләре, дуслары белән әңгәмәләре таралды. Илүсәнең хәтта шәрә килеш төшкән фотоларын да социаль челтәрләргә элделәр. Блогер Илүсә бу турыда: 

– Кызык инде! Бөтен кеше минем шәрә фотоларымны карады, бер-берсенә җибәрделәр. Ниләр генә сөйләмәделәр. Бу фотоларны мин ирем өчен ясаган идем, аңа гына җибәрдем. Дус кызларыма да күрсәтмәдем. Әмма сез үз өстегезгә шундый зур җаваплылык алып аны бөтен җиргә тараттыгыз. Фото ясаган кешегә түгел, тараткан кешеләргә оят булырга тиеш! Бу бит әле зур гөнаһ та! Миңа оятмы? Әйе ди менә, 500 тапкыр юк! Нигә миңа оят булырга тиеш ди? Бу ирем өчен төшерелгән махсус фотолар иде! Әгәр дә сез шулай төшмисез икән, димәк, күп нәрсәне югалтасыз. Бөтен кеше дә фәрештә түгел. Мине гаепләп утыралар. Сезнең интим тормыш юк дисезме? Шулайдыр анысы, юктыр! Шуңа минем тормышка кысыласыз да инде! – дигән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан туристлары блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевларны мошенниклыкта гаепләп чыкты. Ирле-хатынлы очсыз бәягә Дубайга юллама сату белән шөгыльләнде. Ахыр чиктә 900дән артык кеше акчасыз һәм сәяхәтсез калды. Моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев