Блогер Ләйсән Миргаязова: «Героем кар суы белән юынып яшәгән»
15 эт, 2 мәче белән Пучы авылында яшәүче бабай язмышын үзгәртүе турында сөйләде.
Интернетта Ләйсән Миргаязова блогына тап булдым да, озак кына аерыла алмадым. Берсендә әнисе белән тәмләп чәй эчә, икенчесендә кибеттә йөри, өченчесендә ярдәмгә акча җыя... Өендә 15 эт асраучы бабай турында язганын укыгач, дәвамын карарга икенче көнне дә кереп карадым, өченче көнне дә. Минем кебек «подписчиклар» байтак җыелган – 60 меңгә якын. Ләйсән белән очрашып, җылы әңгәмә кордык.
– «Сторис»ларыңдагы герой Флүн бабай белән ничек таныштың? Аның турында да сөйлә әле?
– Кибеттә таныштым да инде. Берзаман килеп керде дә телевизор карый бу. Мин төшереп тора идем, бу да эләкте. Сөйләшеп киттек, моның телевизоры юк икән. «Кибеттә яшәр идем, телевизор карар идем», – ди. Подписчиклар да моны ишетте. «Телевизор алып бирик әле шуңа», – дип яза башладылар. Төн чыкканчы акча җыелды. Икенче көнне өенә телевизор алып бардык.
– Синең блогыңнан карап беләм, аның яшәеше гадәти түгел...
– Әйе, Флүн бабай 15 эт, 2 мәче белән яшәгән. Беренче тапкыр аңа кунакка баргач, өенә керергә курыктым: минем хәтле этләр ырылдый, начар ис. Этләр аның караватына ук менеп ята. Ул кибеткә көн дә этләрен ашатыр өчен ит алырга йөри. Шул пешергәнне этләр дә, үзе дә ашый. Башка беркем белән дә аралашмаган ул, бар юанычы шул хайваннар булгандыр. Хәзер дә 9 эт калды әле, икесе үлде, калганнарын урнаштыра алганча тараттык. Приютлар тулы, бабай «дусларын» урамга чыгармый. Ирем алар йөри торган тишекне дә томалап карады. Мин барып куып чыгарам, китү белән керәләр.
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев