Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Марат Юнысов «Шәһри Чаллы»га сөенечен җиткерде

“Хис-тойгыларым әйтеп бетерерлек түгел», - ди Марат.

Интернет челтәрләрендә Марат Дүсем (Юнысов) дип танылган блогер, ниһаять, күптәнге хыялын тормышка ашырды. Ул "Приора" машинасы сатып алды. “Почти” бүләк иттеләр, ди ул. 

Исегезгә төшерәбез, Марат Юнысов Сарман районы Дүсем авылыннан. Гомере буе битендә шеш белән яши (моннан укы). Шуңа да карамастан бик актив. Социаль челтәрләрдә диагнозы турында сөйли, шигырьләре, хикәяләре белән таныштыра. Сәламәтлеге аркасында эшкә урнаша алмый. Шуңа күрә хыялы турында ул блогында язып чыкты. Дуслары, хәтта таныш булмаган кешеләр аңа ярдәм итәргә булды. Чаллыдан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе тотылган "Приора"сын тәкъдим итте. Марат машина өчен үзе җыйган 60 меңен түләсә, 55 мең сумын аңа подписчиклары җыйды.

Сөенеченнән Марат Юнысов редакциягә машина сатучы Чулпан Нурмөхәммәтова белән килде. Чулпан гаиләсе белән моңа кадәр Кукмарада яшәгән. Күптән түгел алар Чаллыга күченгән. Замелекесьеда торалар. Декрет ялында. Шул ук вакытта чит илгә турлар да сата.  

“Марат абый белән без күптәннән таныш. Ватсапта уртак чатта торабыз. Социаль челтәрләрдә дә карап барам. Аның начар, таралырга торган машинада йөрүе турында хәбәрдар идем. Инде Марат абый мөрәҗәгать белән чыккач, ирем белән сөйләшеп, капка төбендә торган машинабызны аңа бирергә булдык. Үзебезнең яңа машинабыз бар”, - ди Чулпан.

“Хис-тойгыларым әйтеп бетерерлек түгел. Бүген Чулпан белән машинаны минем исемгә теркәп кайттык. Ниһаять, юлда ватылып, теңкәмә тия торган "девятка"мны "Приора"га алыштырдым. Бөтенләй бушка алырга теләмәдем. Дустым Чулпанга һәм аның тормыш иптәшенә зур рәхмәт!” - диде Марат әфәнде. 

Шулай ук хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән дуслары - блогерлар Динә Вәлиева, Искәндәр Гайсин, Марсель Мөсәвиров, Ралиф Ямалиевка һәм бу хакта яктыртып барган "Шәһри Чаллы" газетасына да ул рәхмәтләрен җиткерде.

Авторлар: Айзирә Имамова, Сәрия Гарипова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев