Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Блогер Миләүшә Кәлимуллина: «Йортсыз һәм 500 мең сум бурыч белән урамда калдым»

Язмышлар.

Адәм баласының тормышы катлаулы. Тигез генә барган җирдән ул 180  градуска борылып куярга мөмкин. Бүгенге язмам герое Миләүшә Кәлимуллина һич уйламаганда авыр хәлдә калган. Аңа үз көчләре белән төзегән ике катлы йортны, бизнесны калдырып өйдән, билгесезлеккә чыгып китәргә туры килгән. Ул кыенлыкларга бирешмичә, тормышын яңадан башлаган.

– Мин әти-әниемнең яратып үстергән, кадерле кызы идем. 1974 елгы апабыз бәләкәй вакытында әнинең кулыннан егылып төшеп вафат булган. Аннары ике елдан мин туганмын. Гади колхозчылар гаиләсендә үстем. Кечкенәдән өй эшләрен башкардым. Әниемә гел булыша идем. Мәктәптән соң кулинария училищесын тәмамладым. 20 яшемдә күрше авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп матур гына яшәдек. Ике балабыз булды. Үзебезнең тырышлыгыбыз белән ике катлы йорт төзедек, эшебезне ачып җибәрдек. Рәхәтләнеп яшисе генә иде.  Тик алай булмады, 27 ел бәхетле гомер кичергәннән соң миңа тир түгеп  төзегән  йортны, мал-мөлкәтне калдырып чыгып китәргә туры килде... 

Язманың тулы вариантын «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» кушымтасыннан укырсыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмаларда язмыш Болгерлар Миләүшә Кәлимуллина