Блогер Рөстәм Нәбиев куллары белән Эверестка менде
Ул 2015 елда Омскида казарма ишелү вакытында аякларын югалткан иде.
Блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка менде. Ул – дөньяның иң биек түбәсенә куллары белән генә менгән беренче кеше. Бу – аның спорт карьерасында унынчы биеклек.
Әлеге казанышы турында Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«20 майда, Непал вакыты буенча иртәнге 8: 16 да, альпинизм тарихында беренче тапкыр мин, Рөстәм Нәбиев, Эверестка бер кул белән генә мендем! Мин бу күтәрелүне хәзер мине караган һәркемгә багышлыйм. Шушы гамәл белән бер генә нәрсәне әйтәсем килә: яшисез икән, көрәшегез! Ахыргача көрәшегез», – дип язган ул, югарыдан плакат белән фотографияне бастырып.
Блогер үзенең бертуктаусыз елавы турында да әйткән.
Рөстәм Нәбиев күпләргә үрнәк шәхес. Ул хатыны Индира белән өч бала тәрбияләп үстерә.
Фото Рөстәм Нәбиевның социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев