Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Блогер Рөстәм Нәбиев «Эверест» тавына менә

Аның хәле ничек?

Уфада яшәүче блогер, армиядә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев бу көннәрдә Непалда. Ул «Эверест» тавына менәргә әзерләнә. 

«Таулар – бар нәрсә гадел булган урын. Монда сүзләрдән качып булмый, Монда син үзең һәм эчке дөньяң белән генә каласың. Мин кулларым белән тауга менәм. Бу кешелек өчен табигый булмаган хәл. Тик нәкъ бу урында аның әһәмияте юк. Таулар дөресме юкмы дип сорамый. Алар карый: син барасыңмы, юкмы? Мин 9нчы биеклекне яуладым. Мера Пик тавына мендем. Аның диңгез өстеннән биеклеге 6476 метр. Алда Эверест...» – дип язды ул үзенең социаль челтәрләрендә. 

Рөстәмне өендә гаиләсе, 3 баласы, туганнары көтә. 

Исән-сау әйләнеп кайтсын. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.  

Фото видеодан скриншот 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы Рөстәм Нәбиев «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектывр иләш