Бодибилдерлар Чаллыга  җыела
Яңалыклар тасмасы

Бодибилдерлар Чаллыга җыела

5 ноябрь көнне Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда бодибилдинг һәм фитнес белән шөгыльләнүчеләрнең "Олимпка юл" дип исемләнгән көзге турниры уза. Чараның максаты - Татарстан Республикасында спорт һәм актив яшәү рәвешен киң тарату.

Ярышлар шәһәребезнең Бодибилдинг Федерациясе җирле иҗтимагый һәм спорт оешмасы тарафыннан уздырыла. Аларда Россия регионнарыннан һәм Татарстаннан спортчы яшьләр һәм зурлар, хатын-кызлар һәм ир-егетләр катнашачак.

Спортчыларны 7 номинация буенча бәялиячәкләр. Ярышларның төп судьясы - Рөстәм Сәгъдиев. Спортчыларны үлчәү һәм теркәү 5 ноябрь көнне 9:00 тән 11:00 кадәр узачак. Ярышларның тантаналы ачылуы 16:00 сәгатьтә көтелә.


Нет комментариев