Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – өстәмә акча
Ул Балтыйк буе илләрендә яшәүчеләргә дә бирелә.
Россия Социаль фонды апрельдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Җиңү көненә еллык түләү күчерә башлаячак. Бу хакта фонд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.
Фонд мәгълүматлары буенча, акчалар һәр ветеранга билгеләнгән график нигезендә банклар яки почта аша биреләчәк.
Күләме – 10 мең сум. Ул Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар өчен билгеләнгән.
Указ нигезендә, түләүне сугыш елларында армиядә хезмәт иткән яки сугыш хәрәкәтләре районнарында алган яралану, контузия, гариплек яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булган ветераннар ала.
Билгеләп үтелгәнчә, түләү Россиядә яшәүче ветераннарга гына түгел, ә Балтыйк илләрендә – Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга да кагыла.
Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр иткәнчә, ветераннарга һәм аларның туганнарына гариза бирергә яки ведомствога мөрәҗәгать итәргә кирәкми: түләүләр автомат рәвештә апрельдә яки майда фондта булган мәгълүматлар нигезендә күчереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев