Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Боланга тидерәм дип иптәшенең башына аткан

Җәлил посёлогында фаҗига булды.

Җәлил посёлогында яшәүчеләр әле һаман да шок хәлендә. 37 яшьлек ир-ат 30 яшьлек иптәшен үтерүдә гаепләнә. Алар икесе 5 гыйнварда Сарман районына ауга чыгып китәләр. Каршыларына болан очрый. Аны атып егалар. Снегоход белән янына якынрак киләләр. Җан бирә алмыйча интегеп ятучы хайванга тагын бер тапкыр атырга була аучы. Тик ялгыш иптәшенең башына эләгә. Зыян күрүче урында ук җан бирә.

ТР Тикшерү комиеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерүенчә, ир-атларның икесенең дә ауда йөрергә лицензияләре булмаган. Җитмәсә, мылтык та башка кешенеке. Фаҗига вакытында гаепләнүче ир-атның исерек хәлдә булуы да билгеле. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. 

 

Фото tatarnews.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига