Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Болгар Радиосы» продюсеры: «Кызыма биргән сәдакаларыгызга чардуган белән таш ясатырмын»

Ленар Кәшафетдинов гаиләсендә зур кайгы.

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналы продюсеры Ленар Кәшафетдинов гаиләсендә олы кайгы. Аның кызы йөрәк авыруыннан вафат булган.

– Хөрмәтле дуслар, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр, классташлар, группадашлар, авылдашлар, барыгызга да Алланың рәхмәте яусын. Минем сабыйны хөрмәт итеп кайтканыгыз, килгәнегез өчен. Биргән сәдакаларыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезгә кайгысыз гомер бирсен.

Бик күп яздыгыз, шалтыраттыгыз, җавап та бирә алмадык, гафу итегез. Биргән сәдакаларыгызга, Алла бирсә, ашлар үткәрербез, кызыма чардуган белән таш ясатырбыз.

Мин беләм: кызым да сөенеп ятадыр, аны озатырга бүген күпме кеше кайтты. Дуслар, шуны әйтәсем килә: үзегез һәм гаиләгез, балаларыгыз өчен яшәгез. Бик сагынам хәзер кызымны, аның миңа язган смсларын. Күбрәк вакытыгызны гаиләгә, балаларга багышлагыз, дуслар, аннары үкенерлек булмасын. Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юк, безнең гаиләгә дә килер дип уйламадык. Саклагыз бер-берегезне, яратыгыз балаларыгызны. Сау-сәламәт булыгыз, дуслар.Тагын бер кат Алланың рәхмәте яусын, – дип язган Ленар Кәшафетдинов.

Фото: социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев