Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Больничный”ны яңача түли башлаячаклар

Үзгәрешләр вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тудыру буенча түләүләргә кагыла.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яңа боерыгы гамәлгә керде. Агымдагы “больничный”ны яңача исәпли башлаячаклар. Үзгәрешләр вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тудыру буенча түләүләргә кагыла.

Эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү буенча килешү нигезендә эшләү чорлары (төп эш урыныннан тыш, ниндидер башка оешмалар белән дә хезмәттәшлек итү турында сүз бара), шулай ук фән, әдәбият, сәнгать әсәре буенча авторлык түләүләре алынган чорлар да иминият стажына кертелә. Димәк, “больничный” түләвен исәпләгәндә, шулар да исәпкә алыначак, дигән сүз.

Шул ук вакытта “больничный” түләү өчен югарыда телгә алып үтелгән фактларны раслаган килешүләрне күрсәтү таләп ителәчәк, дип яза https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек