Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Боровецк күперен яптылар

Аны яңартып ясыйлар.

Боровецк күперенең ярты өлешен яптылар. Сәбәбе капиталь ремонт белән бәйле. Аны тулысынча яңартып ясыйлар. Терәк баганаларын алыштыру, киртәләрне яңарту, су агызу, чистарту корылмалары ясау күздә тотыла.

Хәзерге вакытта ремонтның беренче этабы бара. Юлның Чаллыга таба өлеше ябылды. Иске асфальт катламын салдыралар. Күперне домкратлар белән күтәрү өчен вакытлыча терәкләр урнаштыралар. Эшләр октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Күпернең ярты өлеше әзер булгач, икенче яртысына күчәчәкләр. Анысы киләсе елга планлаштырыла. Эшләрне «РБР-16» компаниясе башкара. 

Искәртергә кирәк, Боровецк күпере төзелүенә 40 елдан артык. Ул таушалган хәлдә иде. Быел ул «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында республика программасына кертелде. Республика бюджетыннан 735 млн сум акча бүленеп бирелде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев