Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Боровецк күперен кайчан төзеп бетерәчәкләр?

Мэр капиталь ремонт барышын тикшерде.

Боровецк күперен агымдагы елның ноябрендә кулланылышка тапшырачаклар. Ремонт эшләре 60 процентка башкарылган. Бүген төзелеш мәйданына шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыкты. Күпернең яңартылуын ул Чаллының 400 еллыгына зур бүләк булуын әйттте.

«Күперне 80 еллар башында төзегәннәр. Ул шәһәребезне Тукай районы белән берләштерүче төп транспорт артериясе. Аңа капиталь ремонт күптәннән кирәк иде. Республика җитәкчелегеннән финанс яктан ярдәм итүләрен сорап чыктык. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте. Төзүчеләр контрактта билгеләнгән вакытка кадәр капиталь ремонтны төгәлләр дип өметләнәбез», – диде мэр Наил Мәһдиев. 

Объектта «РБР 116» компаниясе эшли. Хәзерге вакытта күпернең терәк баганаларын, киртәләрне ныгыталар. Бу максатка республика бюджетыннан 735 млн сум акча бүленеп бирелде. Барлыгы 312,3 метр юл ясалачак. «РБР 116» компаниясе директоры Таһир Сөнгатуллин белдерүенчә, дүрт полосалы юлларны көз башында ук ачачаклар. 

Чаллы хакимияте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев