Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ботулизмнан 21 яшьлек егет үлде

Ул әбисенә кунакка кайткан булган.

Ботулизмның беренче корбаны бар. Костромада шушы чирдән үлгән 21 яшьлек егетне соңгы юлга озаттылар. 

12 июньдә университет студенты Тим Түбән Новгородка әбисенә кунакка бара. SHOT хәбәр итүенчә, егет әзер ризыкка заказ бирә. Анда консервланган фасоль тутырылган «Лобио» салаты да була. Ул аның туганнарына ошамый, шуңа күрә егет салатны үзе генә ашый.

Ике көннән соң студент үзен начар хис итә башлый. Әйберләрне ике итеп күрә, башы әйләнә, хәрәкәте начарларна, теле ойый. Хәле авырайгач, хатыны Дианага әйтә, тегесе Костромага кайтырга куша. Аны хастаханәгә салалар, агуланудан дәвалый башлыйлар. Егет реанимациягә эләгә,  ИВЛга тоташтырыла.

Табиблар мөмкин булганның барысын да эшли. Тик  ул терелә алмыйча үлеп китә. 

Тим химик булырга укыган, яшь галимнәр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп, 500 мең сум акча откан. Әмма аңа проектын тормышка ашыру насыйп булмый. 

Исегезгә төшерәбез, «Локалкитчен» ширкәте җитештергән «Лобио» салатын ашап ботулизм белән авыручыларның Түбән Новгород, Мәскәү, Казанда барлыгы ачыкланды. Ботулизм – нерв системасына зыян сала торган йогышлы авыру. Ул консервланган ризыклардан йога. Аның билгеләре: бит нервларына зыян килү, йоклый алмау. Инкубацион вакыты 2 сәгатьтән 5 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

Якынча мәгълүматлар буенча Татарстанда ботулизм белән авыручылар саны 20гә җиткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем ботулизм