Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БРИКС уеннарында җиңү яулаган спортчыларга ничә сум акча бирелә?

Спортчылар гына түгел, тренерлар да бүләкләнәчәк.

БРИКС Уеннарында җиңү яулаган спортчылар федераль бюджеттан түләүләр алачак. Алтын медаль яулаучылар – 358 мең сум, көмеш медаль яулаучылар – 179 мең, бронза медаль ияләре 107 мең сум алачак. Акчалата бүләккә тренерлар да ия булачак. Әйтик, алтын медаль яулаган спортчыларның остазларына 137 мең сум каралган, дип языла «Татарча спорт» телеграм каналында.

Исегезгә төшерәбез, Казанда узган БРИКС уеннарында Чаллыдан 7 спортчы катнашты һәм призлы урыннар яулады. Дәрәҗәле ярышта беренчелекне яулаган спортчылар белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев та очрашкан иде (моннан укый аласыз).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев