БСМП табибы 7 көн буе тауга менгән
Өч турист түзә алмады, кире борылды, ди.
БСМПның ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире Роман Джумабаев Килиманджаро тавына менде. Әлеге тау дөньяда иң биек таулар исемлегенең дүртенче урынында. Биеклеге – 5895 метр. Иң югары ноктага менеп җитү өчен 7 көн кирәк булган. Чаллы табибы төркемендә Америка, Сингапур һәм Бөекбритания туристлары да булган. Барлыгы 13 кеше. Тик бөтенесе дә тау башына менеп җитә алмаган. Өч кеше кире борылган.
Исегезгә төшерәбез, Роман Джумабаев узган ел Эльбруска менгән иде.
«Аркама ике операция кичергәннән соң, үземә «вызов» ясарга булдым. Авыртулар бетмәде. Спорт белән шөгыльләнергә, нык булырга туры килде. Европаның иң биек тавына менү үземне сынау өчен менә дигән чара дигән фикергә килдем», – дип сөйләгән иде табиб ул вакытта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев