Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМПның элекке баш табибы Илдар Хәйруллин яңа вазыйфага билгеләнде

Хәзер ул Мәскәүдә эшләячәк.

Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең элекке баш табибы Илдар Хәйруллин Мәскәүнең Н.И. Пирогов исемендәге 1нче клиник хастаханәсенә җитәкче итеп билгеләнде. Бүген аны Россиянең сәламәтлек саклау департаменты башлыгы Алексей Хрупин коллектив белән таныштырды. Моңарчы ул Сколковода халыкара медицина кластеры фондында генераль директор вазыйфаларын башкарды. 

Илдар Хәйруллин - ТР атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты. Аның эш тәҗрибәсе зур. 5 ел ул Алабуга хастаханәсендә хирург булып эшли. Соңыннан Чаллының 2нче санлы хастаханәсендә хирургия бүлеген җитәкли. 2007-2008 елларда 5нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып билгеләнә. 2008 елда – БСМПда җитәкче вазыйфаларын башкара. Аннан соң, 2015 елда Республика онкодиспансерына баш табиб итеп куялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб