Бу атнада 28 градуска кадәр суыта?!
Синоптиклар фаразлый.
Татарстанның гидрометрология үзәге хәбәр итүенчә, бу атнаның икенче яртысында республикада нык суыта. Температура минус 28 градуска җитәргә мөмкин.
21 январьда төньяк-көнбатыштан искән җил республикага бураннар алып килә. Күз күреме 1-2 км. Җилнең тизлеге 16-21 м/с. Температура -7..-12.
Көннәр салкынайта бара. 22 январьда буран саклана. Температура -14 – -19, аязганда -23 градус.
Пәнҗешәмбе көнне термометр баганасы -18..-23ка төшә. Көнчыгышта -28 градус булуы ихтимал.
Җомга һәм шимбә көннәрендә аз гына кар ява, температура төнлә -12..-17, көндез -7..-12 градус була дип фаразлый синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев